Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәдәниятләр диалогы: гади музей гына түгел

Дүрт ел элек һәвәскәрләр берләшмәсе буларак уйланылган проект бүген төрле эпохалар экспонатлары булган тулы бер музей булып эшләп килә.

2020 елның җәендә район Мәдәният йорты каршында район территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклап калу һәм күрсәтү максатында “Мәдәниятләр диалогы” дигән зур булмаган музей почмагы эшли башлады.

 Өч елдан артык вакыт эчендә - бу һәвәскәрләр берләшмәсе күләме буенча гына артмаган, бүген монда кече Ватаныбыз тарихына кагылышлы бик күп экспонатлар һәм мәгълүмат тупланган.

 “Мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Галимуллинаның тырышлыгы һәм илһамы нәтиҗәсендә район тарихына карата кызыксыну һәм яратуны барлык хезмәткәрләр дә күрсәтеп үз өлешләрен керттеләр. Музейның  кайбер заллары бер экспонаттан башланды. Бүген бездә 20 гасыр башыннан алып бүгенге көнгә хәтле көнкүреш, тарих, кешеләр һәм аларның хезмәт һәм сугышчан юлы күрсәтелгән. Без экскурсияләр генә үткәреп калмыйбыз, без олысына-кечесенә тарихка кагылырга, ул вакытны тоярга ярдәм итәбез ", - ди "Мәдәниятләр диалогы" музееның җитәкчесе  Анжелика Решетова.

 Анжелика Мәэ-Мүн кызының чын күңелдән бирелеп бу эш белән мавыгуга битараф калу мөмкин түгел. Һәр экспонат, аларның музейда барлыкка килү тарихы турында аеруча дәртләнеп, ялкынланып, яратып сөйли.  

"Балалар, музейга килгәч, билгеле бер чорларның тормыш шартларын үзләрендә сынап карыйлар. Табагачның нәрсә икәнен, аны ничек кулланырга икәнен күбесе аңламый, пионер атрибутикасына, совет чорының көнкүреш техникасына гаҗәпләнеп карыйлар ", - дип бүлешә Решетова.

 Музейда аерым урын – МХО үткәрү зонасында Ватанны саклаучы якташларыбызның тарихлары һәм фотолары. Биредә сугышчыларның шәхси әйберләре, аларның бүләкләренең фотолары, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән райондашларыбызның тарихлары тупланган. 

"Без барлык якташларыбыз турында мәгълүмат җыябыз - аларның кайда һәм кем тарафыннан чакырылуына карамастан. Кемдер монда тумаган, кемдер үсмер вакытыннан киткән, алар барысы да безнекеләр. Без һәркемне истә тотарга тиеш, алар үз гомерләрен безнең киләчәгебез өчен бирделәр ", - дип ассызыклый Анжелика Мәэ-Мүн кызы.

Музей экспозициясеннән тыш, Анжелика Решетова һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре интерактивлар үткәрә, аларда кунакларга үткәннең атмосферасын һәм көнкүрешен тулысынча тоярга мөмкинлек бирәләр. 

 «Планнарда үсеп килүче буын өчен төрле чаралар үткәрү, безнең максат районыбызда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклап калу һәм яшь буынга тапшыру. Мисал өчен, күптән түгел без татарларның чәе эчү йоласын күрсәттек, анда чәй сатып алганнан алып, хуҗаларның хәтерен калдырмас өчен, кунакның күпме чынаяк чәй эчәргә тиешлеге турында сөйләдек ", - дип уртаклашты Анжелика. 

Анжелика Решетова шулай ук район халкын борынгы заман һәм совет заманы предметларын ыргытмаска, ә аларны музейга алып килергә чакырды.

"Без музей коллекцияләрен милли кием предметлары, МХОда катнашучы якташларыбызның  фотосурәтләре һәм шәхси әйберләре белән тулыландырачакбыз. Бу безнең тарихыбыз, безнең традицияләр һәм безнең аларны онытырга хакыбыз юк ", - дип мөрәҗәгать итте Югары Осланлыларга Анжелика Решетова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев