Мәдәният диалогы музеенда тарихи дәрес узды
Район мәдәният йортында Югары Ослан урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары өчен «Ата-бабаларыбыз ничек укыган» дигән музей дәресе үткәрелде.
Беренче сыйныф укучылары, әбиләребез, бабайларыбыз, әниләребез һәм әтиләребезнең ничек укулары белән танышу өчен, беразга гына үткән көннәргә киттеләр.
Музей җитәкчесе Анжелика Решетова аларны кызыклы экспонатлар белән таныштырды: санагычлар, кара савыты, каләм, укучылар төрле елларда кулланган портфельләр, исәпләү машинкалары, арифмометр, укучылар партасы, киптергечле мәктәп дәфтәрләре һ.б. Узган гасыр парталары артына утырып, беренче сыйныф укучылары дәфтәрләренә каләм белән үз исемнәрен язарга тырыштылар. Санагычлар аларда аеруча кызыксыну уятты, балалар алу, кушу мөмкинлеген белделәр. Бу әсбаплар совет чоры укучыларының тормышы турында күзаллау бирә. Сәяхәт бик эчтәлекле һәм кызык булды, беренче сыйныф укучылары үзләре өчен бик күп яңалыклар ачтылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев