Ләйлә ханым Сабирова: «Мин хезмәттәшләремнән, район кешеләреннән уңдым»
Әлеге мәкаләмдә язылачак ханым белән очрашып, аның турында район газетасына язарга теләгемне әйтү белән ул мине гаҗәпкә калдырды һәм шул ук вакытта сокландырды да. Хәзер күп кенә урында вазыйфа биләүчеләр коллектив белән башкарган эшләрне дә үзенең генә тырышлыгына бәйли, мин-минлекләре көчле, башкаларның эшләрен, тырышлыкларын күрмиләр, үзләрен дөньяның тоткасы итеп күрәләр.
Ә Ләйлә Рәхим кызы Сабирова әңгәмәбезнең башында ук шарт куйды, кат-кат ассызыклап, минем турында гына язмыйбыз - барлык эшләрне дә китапханә коллективы белән бергә эшлибез, уңышларга бергәләп ирешәбез диде.
Китаплы һәм хезмәтле балачак
Ләйлә ханым Арча районының җиләкле аланлы, уңышларга бай кырлы, Питрәч һәм Биектау районы белән чиктәш Штерә авылында туып-үсә. Гаиләләре зур була, ул җиденче бала булып дөньяга килә. Әтисе сугыш ветераны, бик акыллы, белемле кеше була.
-Әти-әниемә ул елларда җиде баланы үстерү җинел булмагандыр. Матур уенчыклар белән, апаларым эшли башлагач кына уйный башладым. Авыл җирендә хайван тотмыйча булмый, шуңа да печән чабарга да яшьли өйрәндем, чираттан көтү көтәргә чыга идем. Авылыбызда сигезьеллык мәктәп, китапханә, яшелчә һәм алма бакчалары бар, шуңа да каникулларда бригадир эшкә чакырып килә иде. Авылыбыз китапханәсе ул елларда да китапларга бик бай булды. Безнең гаиләдә әнидән башка барыбыз да, озын кышкы кичләрдә китап укырга ярата идек. Әти Шишковның “Угрюм река” дигән китабын аеруча яратып укыды, - дип искә ала балачагын Ләйлә ханым. Сигез классны бетергәч, 9-10 классларны Казан шәһәрендә укый. Абыйсы армиядә вакытта, әти-әнисенә булышыр өчен авылда яшәп, колхозда эшли ул. Ә абыйсы хезмәтен тәмамлап кайткач, күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашырырга Казанга юл ала, тарих укытучысы булу аның нияте. Ә язмыш аны Мәдәният институтына алып килә, шунда укыган классташы аны әлеге институтка укырга керергә өнди. Имтиханнарны уңышлы тапшырып укырга керә чая кыз.
Югары Осланда башланган тормыш
1976 елда Ләйлә Рәхим кызы Казан мәдәният институтын яшь белгеч булып тәмамлаганнан соң, Югары Ослан авылына юллама буенча килә. Хезмәт юлын Е.П.Мокшина, А.И.Бобонина, Л.Г.Гущенковалар белән башлап җибәрә. Аларның эш һәм тормыш буенча да биргән киңәшләренең ярдәмен бүгенге көнгә хәтле күңелендә саклый. Югары Осланда ике кызы туа, бүгенге көндә олы кызы Айгөл Ульяновск шәһәрендә тора, ире Фәрит белән ике бала үстерәләр. Ә Алсу Казан шәһәрендә ире Ринат, кызы белән тормыш итә. Ләйлә ханымның ике кызы да югары белемле белгечләр.
1978 елда Дәүләт массакүләм китапханәләре челтәрен үзәкләштерү сәбәпле, ул яңа оештырылган методика-библиография бүлеген җитәкли. Ул елларда алар көн-төн димичә районда йөриләр, чөнки авыл китапханәсендәге китап фондларын, җиһазларны барларга кирәк. Уйламаганда, булсын дип эшләп йөргәндә, 1983 елда район үзәгендәге китапханәдә янгын чыга, бөтен Республика ярдәме белән алар яңадан аякка басалар, авырлыкларны җиңеп чыгалар. 1987 елда ул чактагы мәдәният бүлеге башлыгы Р.М.Халиков, китапханә мөдире Х.М.Нәҗметдинова тырышлыгы белән яңа китапханә төзелә. 2018 елда республика программасы буенча китапханәгә яхшы ремонт ясала, заманча, матур, җылы китапханә укучыларын шатланып каршы ала.
Инде киләсе елда Ләйлә Рәхим кызының китапханәдә эшли башлавына 50 ел була. Шул дәвердә 1997 елдан 2003 елга кадәр Югары Ослан Үзәк китапханә системасының җитәкчесе булып эшли ул. Аның күңеленә якын эш - методик бүлектә эшләү, шуңа да ул яңадан үзенең яраткан эшенә күчә. 2003 елдан китапханәне Н.А.Карасева җитәкли, акыллы, һөнәри эшчәнлеге белән иҗади эшкә рухландырып, әйдәп баручы җитәкче ул.
Район газетасы белән даими элемтәдә эшлиләр китапханәчеләр
Әңгәмә барышында Ләйлә Сабирова китапханә хезмәткәрләренең район газетасы белән күпьеллы эшчәнлеген дә яктыртып үтте.
- Заман алымнарын күздә тотып, без район газетасында элекке елларда басылып чыккан мәкаләләрне өйрәнә, туплый башладык. Авыл китапханәчеләренә дә туган якны өйрәнергә кушып, төрле конкурслар оештырдык. Үзебез дә район газетасына еш макаләләр яза идек, 90 елларда район газетасы битләрендә “Библиотечный вестник” кушымтасы чыкты. Г.Я.Скарлухина, С.Л.Сәлимуллина, Н.А.Першина һәм башкалар районыбызның тарихын өйрәнүгә зур өлеш керттеләр. Уздырылган семинарларда матур эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Җыелган мәгълүматләребез белән Россия, Татарстан күләмендә уздырылган конкурсларда катнашып, алдынгы урыннар алдык. Мин һәм минем хезмәттәшләрем Дипломнар, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Район газетасы яшәсен, газета бетсә, район да бетүгә бара бит. Район газетасының бер тармагы булган Югары Ослан татарча төркеменең ябылуы да борчый, - дип үз фикерләрен җиткерде Ләйлә Рәхим кызы.
Грант конкурсларының әһәмияте
Еллар узган саен эш катлаулана бара. 2011 елдан башлап китапханә челтәре проектлар язып Грантлар конкурсында катнаша башлый, бу еллар эчендә алар Республиканың тугыз проектын, Россия күләмендә ике проект ота. Иң дәрәҗәле Грантларның берсе – ул 2023 елда Россия Федерациясе Президенты каршында уздырылган Грант конкурсында откан “Zа Победу” проекты. Грант оту китапханәнең дәрәҗәсен күтәрү генә түгел, матди-техник базасын ныгыту да. Китапханә хезмәткәрләренең туган як турында җыйган мәгълүматләрне кулланып язган проектлары тормышчан булып чыга. Үзәк китапханә откан грант акчасына дүрт китап әзерләнә. Бу китапларны әзерләүгә Ләйлә Рәхим кызының һәм аның хезмәттәшләренең зур хезмәте кергән. Китаплар аның фамилиясе астында чыкса да, Н.А.Карасева, И.А.Мельникова, Т.П.Плохова, Н.В.Александрова, Л.В.Тазиева һәм авыл китапханачеләренең бердәм тырышлыгы белән дөнья күргән. Әлеге китапларны якташлар бик җылы кабул иткән, тиражын арттыруны сорап мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук Октябрьский һәм Киров бистәсе китапханәчеләре дә Грант отып, якташларының шигырьләрен бастырып чыгардылар.
Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе
2024 елда күп еллар тырышып эшләүнең әҗере булып, уңышлы проектлар язуны, китап җыентыклары әзерләгәнне күздә тотып, Ләйлә Рәхим кызы Сабировага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исемен бирәләр. “Бу бүләккә минем хезмәттәшләремнең зур өлеше керде. Мин язмышыма шушы гүзәл Югары Осланга китерүенә зур рәхмәтле. Мин хезмәттәшләремнән, район кешеләреннән уңдым”, - ди тыйнак кына Ләйлә ханым.
Киләсе елда районыбыз оештырылуга 95 ел була, районыбыз тарихы күренекле вакыйгаларга, данлыклы якташларга бай Д.Севастопольская, В.Белокуров, Н.Макаренко, Н.Лисин, Н.Фролов һәм башкалар. Районыбыз тарихында үзләренең эзләрен укытучылар, сәламәтлек сагында торучылар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм бик күп башка хезмәт ияләре калдырган. Бөтенесен туплап, район энциклопедиясен ясарга тотынырга иде, - дип теләген дә җиткерде әңгәмә ахырында Ләйлә Рәхим кызы Сабирова.
Киләчәктә изге эшләрендә аңа һәм хезмәттәшләренә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Комментарии
0
0
Хәерле кич зур рэхмэт
0
0