Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта Халыкара кошлар көне узды

“Кошлар сайравы белән апрельне каршы алабыз!” дип исемләнгән кызыклы күңел ачу чарасы Кызыл Байрак авыл клубында һәм авыл китапханәсендә узды.

Чара барышында бәйрәмнең тарихы белән таныштылар һәм Халыкара кошлар көне СССРда беренче тапкыр 1927 елның 1 апрелендә билгеләп үтелүен белделәр, вакыйга Мәскәүдә генә дә меңнән артык кош оясы эленеп торуы белән истәлекле булды. Балалар белән орнитологларның кошлар юкка чыкса, экологик һәлакәт килеп җитәчәк, дигән кисәтүләре турында сөйләштеләр. Кыш чыкканнан соң туган якларына нинди кошлар беренче булып кайтуларын, ә табигатьтә һәм кеше тормышында аларның нинди роль уйнавын белделәр. Нәкъ менә канатлылар кешеләрне һәм хайваннарны бәйләнчек бөҗәкләрдән саклыйлар, тиз үрчи торган корткычлар санын кискен киметергә ярдәм итәләр. Табигатьтә кошларның әһәмиятен аңлау өчен, һәркемгә билгеле зур песнәкне күрсәтү җитә, ул бер көн эчендә 6 меңгә якын төрле бөҗәк ашый, алар арасында урман корткычлары өстенлек итә.

Балалар кошларның "Кызыл китапка" кертелгән вәкилләре белән таныштылар. Тагын шуны да ачыкларга тырыштылар: кошлар очып китү вакыты турында, өйгә ничек юл табулары, ни өчен кошлар сайрыйлар, ни өчен ата кошлар ана кошларларга караганда матуррак, оча торган кошларның кайсысы иң зурысы. Чара китап күргәзмә белән тулыландырды.   Чара азагында "Каурыйлыларга ярдәм ит" акциясендә катнаштылар һәм кошлар өчен җимлекләр ясадылар, ә аннары аларны агач башларына элеп куйдылар. Балалар табигать дуслары һәм яклаучылары, барлык хайваннарга һәм кошларга сакчыл мөнәсәбәттә булырга һәм алар турында кайгыртучанлык күрсәтергә вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев