Кызыл Байракта шахмат ярышлары узды
Яңа ел каникулларында Кызыл Байрак авыл клубы һәм китапханәсе балаларга шахмат ярышлары оештырды.
Шахмат уены- балаларга шатлык, рәхәтлек бирә торган шөгыль генә түгел, ә аларның акыл үсешена тәэсир итүче нәтиҗәле чара да ул. Гамәлләрне, уйларны, алдагы планнарны формалаштыруда шахматның роле бәяләп бетергесез.
Шахмат уены хәтерне үстерә, логик фикерләүне үстерүгә булыша, игътибарлылык, максатчанлык тәрбияли. Бу уенны өйрәнүче бала, үз-үзенә тәнкыйть белән карарга өйрәнә. Балалар мөстәкыйль уйларга, карар кабул итәргә күнегә, ахыргача көрәшергә һәм уңышсызлыклар вакытында күңелсезләнмәскә, бирешмәскә тырыша.
Уен катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Үзләренең дулкынлануларын җиңеп, һәр катнашучы җиңүгә омтылды. Уен барышында балалар көндәшләренә яхшы мөнәсәбәттә булдылар һәм аларның уңышсызлыкларына да борчылдылар. Ә җиңүчеләр үзләренең шатлыклы хис-кичерешләрен яшермичә чын күңелдән сөенделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев