Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта Салих Сәйдәшевка багышланган чара узды

Кызыл Байракта татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең тууына 124 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе узды.

1900 елның 3 декабрендә Казанда Салих исемле малай туа. Әти-әнисен бик яшьли югалтып, ул 1912 елда педагог, журналист, татар мәгърифәтчесе Шиһаб Әхмәровка кияүгә чыккан апасы гаиләсендә тәрбияләнә. Ул кечкенә Салихка әтисен алмаштыра. Прогрессив нәшир, мәгърифәтче Шиһаб Әхмәровның йортына татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре еш килә, бу яшь Салихның формалашуына зур йогынты ясый. Малайның музыкаль сәләте бик иртә күренә башлый. 

Шиһаб Әхмәров кечкенә Салих Сәйдәшевнең музыка белән мавыгуын күзәтеп, аның сәләтен аңлаган һәм чишкән беренче кеше һәм аны шул юл буенча юнәлткән.

Сәйдәшевләр, Әхмәровлар гаиләсе белән бергә авыл халкы Салих Сәйдәшевне зур җылылык белән искә алдылар, аның музыкаль композицияләрен тыңладылар.

Чарада катнашучылар Кызыл Байрак авылы мәдәният үзәгендә Салих Сәйдәшев тормышы һәм иҗаты турындагы фотосурәтләрдән һәм материаллардан оештырылган күргәзмәне зур кызыксыну карадылар, шулай ук Сәйдәшев скверындагы истәлек ташына чәчәкләр куйдылар. 

Хәтер кичәсенә җыелганнар бу җирдә композиторның музее булмау турында ачынып фикер алыштылар, анда алар архив материалларын, композиторның һәм аның гаиләсенең шәхси әйберләрен урнаштырырга мөмкин булуын искәртеп үттеләр. Шул исәптән Салих Сәйдәшевне тәрбияләп кенә калмаган, бәлки буш җирләрдә татар авыллары – Бакча Сарай, Нариман, Шура, Брек барлыкка килгәч, татарларны күчерүне оештыручыларның берсе булган Шиһаб Әхмәров гаиләсе дә зур хөрмәт белән музейга үз өлешләрен кертә алырлар иде. Биредә - Салих Сәйдәшев данлаган җирдә - татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле кешеләрнең хәтер почмагына нигез салу мөмкинлеген ел саен зур өмет белән көтәләр.  

Сәйдәшев татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес. Аның әсәрләре хәзерге көннән һәм заманчалыктан аерылгысыз. Сәйдәшев татар музыка сәнгатендә мәңгегә гаҗәеп илаһи зат булып калачак. Салих Сәйдәшев иҗатына мәңгелек тормыш насыйп ителгән, алар элеккечә үк бөтен милли музыка мәдәниятен рухландыра.

Салих Сәйдәшев музыкасы яңгыраганда, аның истәлеге халык йөрәгендә яшәячәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев