Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта кышкы күңел ачулар узды

Саф һавада уйнау һәм күңел ачу – ул бергә җыелып, үзеңә уртак истәлек бүләк итү өчен яхшы сәбәп.

Кышкы күңел ачулар - яңа ел каникулларында аерым бер юаныч. Кыш - елның искиткеч вакыты, әйләнә-тирәдәге бар нәрсә йомшак, ап-ак кар белән капланган. Шулай ук кышкы каникуллар - урамда балалар белән йөреп кайтырга һәм хәрәкәтчән уеннар үткәрү вакыты. Балалар бик яратып, кышны көтәләр. Кыш җитү кар ату, Кар бабай ясау, чанада шуу, кар йортлары төзү һәм карда кызыклы эзләр калдыру мөмкинлеге белән бәйле бит.

Менә бу кышны да балалар, әти-әниләре, дуслары, энеләре һәм апалары белән бергә, мавыктыргыч кышкы уен дөньясына чумдылар. «Шаян кыш» барысын да дусларча, шат күңелле, дәртле көлү астында каршы алды.

Ачык һавада хәрәкәтчән уеннар һәм күңел ачулар гаять зур шатлык һәм сәламәтлеккә бәяләп бетергесез файда китерә. Кышкы каникуллар - ул беркая да ашыкмыйча, бергә булырга һәм бер-берең белән җылы уртаклашу вакыты.

Бәйрәм яллары нәкъ менә бергә булу, ял итү, шатлану, яхшы кәеф алу, күңелле сөйләшүләр, балаларның эчкерсез көлүләре һәм могҗиза тою өчен кирәк тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев