Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта концлагерь тоткыннарын искә алдылар

Ел саен 11 апрельдә Алманиядәге Бухенвальд концлагеры тоткыннарының интернациональ күтәрелеше истәлегенә Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне билгеләп үтелә.

Кызыл Байракта Халыкара концлагерь тоткыннарын азат итү көненә багышланган патриотик сәгать узды.

Чарада сөйләүләренчә, бу көнне ерак 1945 елда «Бухенвальд» концентрацион лагере тоткыннары, союздаш гаскәрләренең якынлашуын белеп, кораллы восстаниегә күтәреләләр, ике тәүлек концлагерьны тотып торалар, 800 дән артык эсэсчы һәм сак солдатларын кулга төшереп, соңгы фашист җинаятьчесе Халыклар суды каршына баскач кына көрәшне туктатырга ант итәләр.

Чарада балалар хикәя формасында миллионлаган концентрацион лагерь тоткыннарының коточкыч, кешелексез шартлары, сынаулары һәм батырлыклары турында тарихи фактларны белделәр.

Кешелек тарихы фаҗигаләр белән тулы, һәм иң коточкычларның берсе -Икенче бөтендөнья сугышы вакытында нацист Германиясе тарафыннан төзелгән концентрацион лагерьлар тарихы. Бу лагерьлар кешелексезлек һәм рәхимсезлек символына әверелде, анда миллионлаган кеше җәзалауга, ачлыкка, көчләүгә һәм үлемгә дучар ителде. Иң куркынычы, хәтта балалар да бу язмыштан котыла алмады.

Балалар концлагерьлар, тоткыннарның тормышы, көткән якыннары, киләчәккә өмет һәм ышаныч турында төрле авторларның әдәби әсәрләре белән таныштылар.

Концлагерьның коточкыч хәлләрен кичергән Муса Җәлил, Нәби Дәүли, Абдулла Алиш, Иван Медведков, Константин Воробьев кебек авторлар турында фикер алыштылар. 

Аерым концлагерь дәһшәтләрен кичергән Нәби Дәүли биографиясенә тукталып үттеләр. Ул әсирлектән ике тапкыр кача. Беренче омтылышы уңышсыз була, йорт хуҗасы аны фрицларга тапшыра, шуннан соң ул Германиядәге үлем лагерена эләгә. Бу эпизод аның «Тормыш һәм үлем арасында» дигән китабында ачык сурәтләнгән. 1945 елда ул иптәшләре белән качып китә һәм хәтта хезмәтен дәвам итә. 1945 елның ноябрендә ул Казанга кайта, Казанда аны тынлык белән каршы алалар. Әсирлектән кайткач, Нәби Дәүли эшеннән, торагыннан, иптәшләренең һәм гаиләсенең игътибарыннан мәхрүм ителә. Ул өметсезлеккә бирелмәгән, рәссам  булып эшли, китаплар яза, шигъри җыентыклар авторы, балалар язучысы һәм драматург буларак билгеле була. 1957 елда зур популярлык казанган «Тормыш һәм үлем арасында» романын бастыра. Әдип 1989 елның 18 маенда, хәрби концентрацион лагерьларда әсир, тоткын күләгәсе бөтенләй юкка чыкмаганга, йөрәгендәге ачы хәсрәт белән үлә. Аның үлеменнән соң ярты ел узгач, 1990 елның февралендә гаилә Нәби Дәүлинең тулысынча реабилитацияләнүе турында хәбәр ала. Бу документ 1977 елда ук имзаланган, ләкин «Фашистларга каршы азатлык көрәшендә катнашучы " медале гаиләсенә 13 елдан соң гына тапшырылган.

Чара барышында балалар шулай ук Мөслим Магомаевның "Бухенвальдский набат" җырын тыңладылар.

Чара азагында, һәлак булган һәм исән калган концлагерь тоткыннарына хөрмәт йөзеннән, аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев