Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта йөкле хатын-кызлар көнендә күп балалы әнине котладылар

Россиядә яңа үзенчәлекле бәйрәм – йөкле хатын-кызлар көне барлыкка килде.

Аны елга ике тапкыр – 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләп үтәләр. Бәйрәм җәмгыятьтә ана һәм балага карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру исәбенә туучылар санын арттыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

 Әни – хатын-кызның иң изге исеме. Авырлы хатын-кыз – ул әни инде. Бу сүзләр безгә тормыш бүләк итүнең бөеклеген искә төшерә.

Бу көн һәр булачак әнигә сакчыл мөнәсәбәт, ананың һәм күп балалы гаиләләрнең уңай образын популярлаштыруга, шулай ук гаилә кыйммәтләренең мөһимлегенә багышлана.

Бу көнне Кызыл Бәйракнең мәдәният хезмәткәре күп балалы әни Минһаҗева Анастасияне очрашуга чакырды. Анастасия шушы көннәрдә дүртенче тапкыр ана булу шатлыгын татыды, күптән көтелгән улына тормыш бүләк итте. Аны тантаналы шартларда әлеге матур бәйрәм, зур һәм тату гаиләнең тулылануы белән котлады. Хәзер аларның гаиләсендә бер ул һәм өч кыз үсә. Әти-әни булу - зур бәхет, ә дүртенче тапкыр әти-әни булу - дүрткә тапкырланган гаилә бәхете. Яңа туган баланы түземсезлек белән әнисе һәм әтисе генә түгел, өч сеңлесе дә көтте!

Балага бәхетле һәм сәламәт булып үсүен телибез! Зур гаиләдә тынычлык, гармония һәм мәхәббәт, ә балалар әти-әниләренең зур шатлыгы һәм горурлыгы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев