Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта гражданнар оборонасы көненә акция узды

1 мартта ел саен Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә.

Авыл клубында Бөтендөнья гражданнар оборонасы көненә багышланган «Куркынычсызлык нигезләре. Терроризмсыз дөнья» исемле чара үтте.

Катнашучылар белән халыкны тыныч вакытта һәм сугыш чорындагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча гражданнар оборонасының максатлары һәм бурычлары, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау системасының төп өлешләре, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, БПЛА табылганда эш итү тәртибе, саклану ысуллары һәм чаралары, гражданнар оборонасы сигналлары һәм аларны алганда халыкның эш итү тәртибе турында сөйләштеләр. Ашыгыч хезмәтләрнең «101» һәм «112» телефоннарын искә төшерделәр. Террорчылык һәм экстремизм төшенчәләре һәм террорчылык куркынычы очрагында үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында искәртеп үттеләр. Террорчылык һәм экстремистик эшчәнлеккә җәлеп итү куркынычы - хәзерге вакытта актуаль тема. Төрле ситуацияләр һәм куркыныч булганда ничек эш итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар, чөнки бәла-казаны булдырмау өчен куркынычлар турында белергә, аларның үзенчәлекләрен исәпкә алырга һәм дөрес җавап бирә белергә кирәк.

Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне куркынычсызлык мәсьәләләре һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алышу өчен менә дигән мөмкинлек булды. Һәр кеше үзенең иминлеге турында кайгыртырга һәм үзен, шулай ук якыннарын мөмкин булган куркынычлардан саклый белергә тиеш. Үз тормышыңны саклап калу һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белү мөһим. Акыллы мәкальдә әйтелгәнчә, «Кисәтелгән - димәк коралланган».

Акциянең төп максаты халыкның мәгълүмат дәрәҗәсен күтәрү һәм потенциаль янауларга даими әзерлекнең мөһимлегенә игътибарны юнәлтүдән гыйбарәт иде. Акциядә катнашучыларның барысына да мәгълүмати белешмәләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев