Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта чираттагы кычкырып укулар узды

Татарстан Республикасында игълан ителгән Габдулла Тукай елы кысаларында һәм язучыга 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты старт алды. Әлеге проектның төп максаты - Тукайның татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителгән бай шигъри мирасын уку һәм өйрәнү.

Кызыл Байракта «Туган тел» клубында катнашучылар белән "Буран" әдәби очрашуы булды. Атна саен үткәрелә торган кычкырып укулар кысаларында Әхмәрова Мия Габдулла Тукайның «Буран» шигырен укыды.

Балалар соңгы көннәрдәге һава торышының нәкъ менә шушы шигырьгә туры килүен, табигатьнең беркемне дә, байларны да, ярлыларны да кызганмавын, ул бөек һәм куәтле, ә кеше аңа берничек тә йогынты ясый алмавын билгеләп үттеләр. Чарада Тукайның биографиясен, татар һәм бөтендөнья әдәбиятына керткән бәяләп бетергесез өлешен искә төшерделәр. Габдулла Тукай иҗаты туган җиргә һәм аның табигатенә мәхәббәт белән сугарылган күренекле татар шагыйре.

«Буран» шигыре 1912 елда язылган һәм шагыйрьнең табигать күренешләрен тасвирлау осталыгын, аның тышкы кыяфәтен генә түгел, бәлки кеше күңеленә тәэсирен дә тапшыра алуын күрсәтә.

Балалар белән бергә шигырьнең төп темасы – кышкы стихияне, буранны табигый көч символы буларак тасвирлау, дип фикер алыштылар. Әсәрнең мәгънәсе табигатьнең куәтен һәм аның кешегә тәэсирен күрсәтүдән гыйбарәт. Шагыйрь буранның тышкы кыяфәтен генә түгел, ул тудырган хисләрне дә җиткерергә омтыла. Кышкы тәбигатьнең шаукымын тасвирлап, автор тормышның ярлылыгы һәм гаделсезлеге турында уйлануга күчә. Гасырдан артык вакыт узса да, ә стихияләр һаман да кешегә буйсынмый, дип билгеләделәр балалар.

Чара Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында китап күргәзмәсе белән тулыландырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев