Кызыл Байрак “Ветеранга кунакка” акциясенә кушылды
Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан Кызыл Байрак мәдәният хезмәткәрләре авылның фельдшеры белән берлектә «Ветеранга кунакка» акциясендә катнаштылар.
Алар тыл хезмәтчәннәрен, ветераннарның тол хатыннарын һәм сугыш балаларын - Галиәхмәтова Әминә Кәлимулла кызын, Идиятуллина Гөлфирә Газиз кызын, Борһанова Сания Ярулла кызын, Мусина Рәхимә Усман кызын, Ильяс Миңнулла улы һәм Гөлсинә Гарифулла кызы Галиуллиннарны өйләренә барып, хәлләрен белеп, киләчәк Җиңү бәйрәме белән котладылар.
Игътибар һәм ихтирам йөзеннән аларга георгий тасмалары, күчтәнәчләр тапшырдылар. Аларга сәламәтлек, иминлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләделәр.
Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре елдан ел азая. Мондый чараларның торган саен кыйммәтлелеге арта бара. Сугыш елларында ачлыкка һәм куркуга карамастан, балалар укуларын дәвам иткәннәр, сугышка посылкалар җибәргәннәр, басуларда авыр хезмәттә эшләп җиңүне якынлаштырганнар. Бүген алар ул фаҗигале көннәрнең соңгы шаһитлары. Бүгенге көндә өлкән буынны сәламәт һәм яхшы кәефтә күрү үзенә күрә бер шатлык. Хәзер алар өчен иң мөһиме - якыннарының һәм тирә-юньдәге кешеләрнең игътибары һәм кайгыртуы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев