Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байрак авыл клубында һәм китапханәдә “Тартмада карандашлар белән...” дигән чара узды

Бу - төсле карандашлар көненә багышланган танып-белү, күңел ачу һәм иҗат сәгате иде. Күңелле һәм гадәти булмаган бу бәйрәмне бик әз кеше генә белә.

Чарада карандаш җитештерү тарихы белән таныштылар. Балалар карандашлар тарихы турында мәгълүмат укыдылар һәм алар турында кызыклы фактлар белән уртаклаштылар. Мәсәлән, хәзерге карандашларга 200 ел чамасы, ә «карандаш» сүзе төрки телдән тәрҗемә иткәндә «кара таш» дигәнне аңлата. Карандаш хәзерге заманда да гел камилләшеп килә. Түгәрәк карандаш өстәлдән тәгәрәп төшкәнлектән, аны алты кырлы итәргә уйлаганнар.  Аннары, уңайлы булсын өчен, карандашның өске өлешенә бозгыч өстәгәннәр.

Балалар  Россиядә беренче булып карандаш җитештерү эшен кем оештырганын, аларны нинди материалдан ясаганнарын белделәр. Карандашлар кешеләргә күп еллар дөрес һәм ышанычлы хезмәт итә. Аларны үзләре белән язу һәм рәсемнәр ясау өчен аквалангистлар су астына алалар. Ул шулай ук  космонавтларга да  хезмәт итә. Поляр станцияләрдә һәм бозлыкларда, һава температурасы бик түбән булган урыннарда, шарик ручкалар туңа, ә карандаш - юк. 

Балалар «Хисап дуэле» һәм «Рифманы тап» уеннары уйнадылар. Григорий Гладковның "Коробка с карандашами" җырына музыкаль мультипликация фильмын карадылар. Мультфильм карау һәм матур җыр тыңлау балаларны иҗатка илһамландырды һәм алар үзләренең рәсемнәрен төсле карандашлар белән ясарга керештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев