Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Котыру авыруы безнең белән янәшә! Сак булыгыз!

Ел саен дөньяда котыру авыруыннан дистәләгән мең кеше үлә. Һәр 9 минут саен планетада котырудан бер кеше һәлак була.

Кешеләр арасында котыру очракларының 99% ы этләр тешләве аркасында килеп чыга.

Инфекцияле хайванның үз-үзен тотышы нинди булырга мөмкин

 *артык дустанә

 *көтмәгәндә агрессив

 *апатик, сүлпән

 *селәгәе күп бүленә

 *ашарга яраксыз әйберләрне ашарга тырыша

 *көзән җыеру, судан курка

 *авыру кыргый хайваннар кешедән курыкмый башлый

Кыргый хайваннар гына түгел, хәтта сукбай этләр, мәчеләр, прививка ясатмаган йорт хайваннары да куркыныч булырга мөмкин.

Котыру авыруы - үзәк нерв системасын зарарлый торган вируслы авыру.

 Кеше зарарланырга мөмкин 

 *инфекцияле хайванның тешләүе яки аның төкереге аша

 *тиресен салдырганда һәм саклагыч перчаткаларсыз түшкәләрне бүлгәндә

 *инфекцияле хайванның төкереге белән пычранган предметлар белән яраланганда

Бигрәк тә күпсанлы һәм зур тешләүләр, баш, бит һәм кул чуклары тешләнүләре куркыныч.

Аеруча мөһим!

Тешләнгәндә, тырналганда, төкерек эләккәндә - яраны су һәм сабын белән юарга, антисептик чара белән эшкәртергә һәм травмпунктка мөмкин кадәр тизрәк мөрәҗәгать итәргә.

Әгәр авыруның симптомнары барлыкка килсә - нәтиҗә һәрвакыт бер – ул үлем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев