Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кошлар начар һава шартларын үзләренчә кичерә

Җәйге һава торышы көн саен үзенең «көйсез кәефен» күрсәтә. Коры эсселек салкыннар, яңгыр һәм яшен белән алышына.

Мондый үзгәрешләрдән кешеләр генә түгел, кошлар да интегә. Мондый вакытта кошлар кайда һәм нәрсә эшлиләр соң?

Мәсәлән, акчарлаклар, казлар һәм шөлдиләр шактый җиңел юлны сайлыйлар. Алар туңмыйлар һәм һава торышының яхшыруын көтәләр.

Бөркетләр, тилгәннәр яки карчыга кебек эре ерткыч кошлар, тыныч кына биеклеккә утырып, шулай ук һава торышының үзгәрүен көтәләр.

Үрдәкләр һәм аккошлар үзләрен шулай тоталар, ләкин бераз башкачарак. Алар шулай ук көтәләр, ләкин сыену урыны эзлиләр. Яр буендагы үсемлекләр арасында күренәләр, яр буе зонасындагы бухталарда яки мәгарәләрдә яшеренәләр. Күк йөйзе ачыкланганчы, алар ышык урында торалар.

Кечкенә кошлар да шулай ук. Чыпчыклар һәм миләш чыпчыклары агач ябалдашларына, сыерчык ояларына һәм корылмаларга очып керәләр яки куе агач-читән араларында саклану урыны эзлиләр. Ә гади яр карлыгачлары (керәшәләр) гадәттә начар һава торышыннан бөтенләй качалар.

Коры эссегә килгәндә, кошлар су коенырлык урын табарга тырышалар. Әгәр дә якын-тирәдә су чыганагы булмаса, алар бик рәхәтләнеп ком һәм тоз ванналары кабул итәләр. 

Мондый һава торышында кара төстәге кошлар күбрәк куркыныч астында була – бу төс күбрәк нурланышны йота. Әгәр дә сез кошларга эсселектән котылырга булышырга телисез икән, өйләрегез янында, бакчаларда эчәргә су калдырыгыз. Кошларга көненә ким дигәндә ике тапкыр эчәргә кирәк.

Иң гади һәм иң уңайлы ысул – йорт, офис ишегалдында яки дачада тирән булмаган ванна оештыру. Ванна дизайны гади, җиңел һәм чыдам булырга тиеш. Чүлмәк тәлинкәсен куллану уңай. Дачада яшәүчеләр исә  пластик тартмалардан  су коену урыны  ясый алалар.

Коену чаралары кошларга булышып кына калмый, ә үзегезгә дә аларның «мунча керүләрен», кайвакыт су өчен сугышуларын да күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев