Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Көн саен район кырларында 43 ашлык җыю комбайны эшли

Бөртекле культуралар уңышын җыю - авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең еллык эшләренә нәтиҗә ясый торган вакыт, ул аларның тырыш хезмәтен бәяли.

Оператив һәм дөрес оештырылган урып-җыю уңышның югалтуларын киметә һәм аның сыйфатын саклый. Эшнең дөрес оештырылмавы ашлыкка зыян китерергә, аның сыйфатын начарайтырга һәм бәясен киметергә мөмкин.

Техниканың дөрес көйләнүен контрольдә тоту шулай ук мөһим. Урып-җыю вакытында комбайнчылар да көнне төнгә ялгап эшли. Ашлык җыю процессы хәзер шактый җиңеләюгә карамастан, урак һәм  сабаннарга алмашка тракторлар, комбайннар һәм авыл хуҗалыгы комплекслары килсә дә, авыл хезмәтчәннәре үзләрен аямыйча эшлиләр.

Районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм бер КФХ уҗым культураларын суктыруга кереште, якын арада башка фермер хуҗалыклары да урып-җыюга чыгачак. Көн саен район кырларында 43 ашлык җыю комбайны эшли. Бүгенге көндә Югары Ослан районында 4010 га бөртекле культуралар суктырылган (урып-җыю планының 21,5%ы). Тулаем җыем 10563 тонна тәшкил итте, уңыш күләме - 26 ц/га.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев