Композитор Рөстәм Яхин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль чара
Чара Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында узды.
Аны татар музыкасы классигына 102 ел тулуга багышлаганнар. Рөстәм Яхин Татарстан Республикасы гимнының авторы,шуңа да кичәне гимн тыңлау белән башладылар. Бу патриотик җыр музыкантка мәңгелек дан китерде. Тиешенчә, интернатта яшәүчеләр аны аягүрә басып тыңладылар. Культоештыручы Наталья Котова өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны бөек пианист һәм композитор биографиясе, аның иҗаты белән таныштырды, аның иң танылган җырларын үзе башкарды.
.jpeg)
Социаль хезмәтләр алучылар Рөстәм Яхинның 400 дән артык җыр һәм романслар авторы булуын белделәр, ул сонаталар, сюиталар, фортепиано өчен концерт язган. Алар барысы да татар музыкасының "алтын фонды" на керделәр. Узган гасырның 30 нчы елларында Яхин гаиләсе кулакларны бетерү шаукымына дучар була, сугыш елларында бөек композитор 2 нче зенит артиллерия дивизиясендә укчы булган, шул ук вакытта җырлар язудан да туктамаган. Һәм, әлбәттә, композиторның ихлас музыкасы берәүне дә битараф калдырмады. Шуңа күрә кичәдән катнашучыларның барысы да зур рухлану хисе белән таралышты.
Наталья Котова сүзләренчә, мондый чаралар социаль хезмәтләрне алучыларның танып белү активлыгын стимуллаштыра, аларда әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну уята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев