Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Кояшкай”да самокатта ярышлар узды

«Кояшкай» балалар бакчасында «Самокатта күңелле стартлар» дигән спорт чарасы узды.

Ярыш тигезлекне үстерүгә, җитезлеккә һәм мускулларны ныгытуга, шулай ук кыюлык һәм үзара ярдәм күнекмәсен үстерүгә юнәлтелгән иде. Ярышларда өлкән һәм әзерлек төркеме балалары катнашты. Физик культура инструкторы, ярышлар алдыннан самокатта куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен искәртте. Аннары балалар «Күңелле самокат», «Эстафетаны дәвам ит», «Кем тизрәк» эстафеталарында катнаштылар.

Ярышларда җиңелүчеләр юк, чөнки уеннардан барлык балаларда да күтәренке күңел, сәламәтлек һәм яхшы кәеф алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев