Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Кояшкай” балалары Яңа ел чыршысы белән хушлаштылар

Югары Ослан “Кояшкай” балалар бакчасында “Чыршы белән хушлашу” бәйрәме узды.

"Яңа елның иң көтеп алынган, иң күңелле һәм тылсымлы бәйрәм көннәре тәмамланды. Озак Яңа ел каникулларыннан соң, балаларыбыз кабат бакчага килделәр һәм шунда ук тылсым иленә эләктеләр. Төркемнәрдә әле һаман да бәйрәм рухы хөкем сөрә, ә музыка залында бизәкле чыршы тора. Урман чибәрен белән болай гына балалар бакчасыннан озатып булмый, ул бит балаларга шулкадәр сөенеч бүләк итте! Киләсе Яңа елга кадәр саубуллашу өчен, безнең балалар чыршы тирәли карнавал костюмнарында җыелдылар. Шулай ук балалар янына Кыш бабай белән Кар кызы да саубуллашырга килделәр. Әкият геройлары балалар белән әйлән-бәйлән уйнадылар, күңелле итеп биеделәр. Һәр бала Кыш бабайга шигырь сөйләде һәм татлы бүләк алды. Кыш Бабайны Кар кызы белән тагын бер тапкыр күрүләренә нәниләр бик шатландылар", - дип сөйләде балалар бакчасы мөдире урынбасары Светлана Ширяева.  

Тәрбиячеләр бу бәйрәмне күңелле, шау-шулы һәм мавыктыргыч үткәрде. Биюләр, җырлар, уеннар һәм табышмаклар булды. Балалар рәхәтләнеп әйлән-бәйлән, күңелле уеннар уйнадылар, яраткан Яңа ел җырларын җырладылар, биеделәр. Бәйрәм ахырында балалар чыршы утын сүндерделәр һәм киләсе елга кадәр аның белән саубуллаштылар. Киләсе елда балалар бакчасына яңа бәләкәй чыршы киләчәк һәм, балаларның биюләрен һәм уеннарын күреп, җыр тыңлап үсәчәк. Балалар никадәр яхшырак җырласа һәм  биесә, ул шулкадәр югарырак үсәчәк.

“Чыршы белән хушлашу” бәйрәме балаларга һәм өлкәннәргә күп шатлык һәм якты тәэсирләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев