“Кояшкай” балалар бакчасында ярдәмчел балалар үсә
Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар кысаларында әзерлек төркеме балалары белән “Без бергә булдырабыз!” дигән әңгәмә үткәрелде.
Әлеге чараның максаты мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата кешелекле мөнәсәбәт тәрбияләү булды. Игелек, кайгыртучанлык, ярдәмчеллек, бер - береңә ярдәм итү теләге тәрбияләү, барлык кешеләрнең, нинди генә аермага карамастан, тигез хокуклары һәм мөмкинлекләре барлыгын күз алдына китерү.
Әңгәмә барышында балалар өчен катлаулы теманы аңлаешлырак итү өчен уен алымнары һәм күрсәтмә материаллар кулланылды. Төрле ихтыяҗлары булган кешеләрнең бер-берсе белән уңышлы аралаша һәм ярдәм итә алуы турында фикер алыштылар. Балалар «Без бергә булдырабыз» дигән темага плакат әзерләделәр. Эмпатия һәм түземлелек үсешенә аерым игътибар бирелде. Балаларга үзләрен авырлыклар белән очрашкан кешеләр урынында күз алдына китерергә һәм аларның нинди ярдәм күрсәтә алулары турында уйларга тәкъдим ителде.
Үткәрелгән чара мәктәпкәчә яшьтәге балаларда шәфкатьлелек, битараф булмау һәм толерантлык кебек сыйфатлар тәрбияләүгә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев