Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе конкурс финалына чыкты

Татарстанда «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим» республика конкурсының финалы узачак.

Ноябрь аенда Югары Ослан районында «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим» республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы булып узды.

Бу этапта «Кояшкай» балалар бакчасыннан Светлана Ширяева җиңүче булды. Светлана Александровна республика этабының беренче турында уңышлы чыгыш ясады, мөмкин булган 10 баллның 10ын җыйды. Ул республика буенча иң яхшы 15 тәрбияче арасына керде һәм конкурсның финалында Татарстанның шәһәр һәм район балалар бакчалары педагоглары белән беррәттән район исеменнән чыгыш ясаячак.

Бәйгенең финалы 11 декабрьдә Арча шәһәрендә узачак.

Конкурсның төп максаты - мәктәпкәчә белем бирү педагогларының хезмәт дәрәҗәсен күтәрү, аларның иҗади инициативасын үстерү һәм рус телле тәрбиячеләрнең татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үзләштерү сәләтләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, шулай ук һөнәри тәҗрибә тарату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев