“Кояшкай” балалар бакчасы грантка ия булды
Югары Осланның «Кояшкай» балалар бакчасы Татарстанның иң яхшы 10 билингваль бакчасы исемлегенә керде.
Казанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы - 2026» республика гранты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 20 җиңүче арасында Югары Осланның «Кояшкай» балалар бакчасы да бар, ул Татарстанның иң яхшы билингваль оешмаларының унлыгына кергән.
Тантаналы чара Совет районының «3 нче балалар бакчасы» базасында узды. Грант «Кояшкай» балалар бакчасының матди техник базасын яңартырга, заманча җиһазлар һәм кулланмалар сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу белем бирү процессын яңа дәрәҗәгә чыгарырга һәм сабыйлар өчен тагын да уңайлырак шартлар тудырырга ярдәм итәчәк.
Бакча коллективын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев