Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Китаплар дөньясына сәяхәт

27 майда үткәрелә торган Бөтенроссия китапханәләр көне алдыннан Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре китапханә каршындагы мәйданда “Китаплар дөньясына сәяхәт” акциясе үткәрде.

Укучылар өчен «Китап белән белем иленә» буккросингы оештырылды. Күпләр ошаган китапларны өйләрендә укырга алдылар. Укучылар «бергә укырга күңелле» әдәби лотосында, «Пазл җый һәм әдәби әсәрне әйт» уен-викторинасында актив катнаштылар.

Һәр катнашучы китапханә хезмәткәрләре кулыннан "Язучылар, китаплар, укулар турында...", "Китапханәгә чакырабыз" буклетлары алды. 

Күңелле музыка, шаян әдәби викториналар, төрле төстәге һава шарлары, "Мин укырга яратам" фото-зонасы һәркемгә бәйрәм кәефе тудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев