Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Казанда Татарстан Халыклары ассамблеясе советының киңәйтелгән утырышы узды

Республиканың милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре 2025 елдагы эшкә йомгак ясадылар, Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре, шулай ук күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге турында сөйләделәр. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Утырышны ачып, парламент җитәкчесе Татарстан Халыклары ассамблеясе эшенең төп нәтиҗәләрен билгеләде. Ул билгеләп үткәнчә, иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый тотрыклылык, милләтара тынычлык һәм татулык, шулай ук ил җитәкчелеге һәм Президент Владимир Путин ярдәме нәтиҗәсендә республика үзенең тотрыклы үсешен дәвам итә. "Республикада яшәү, эшләү, гаилә кору һәм балалар үстерү уңайлы. Без традицион кыйммәтләребезне яклауда нык торабыз һәм, һичшиксез, бу мирасны киләчәк буыннар өчен сакларга омтылабыз», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләренә аерым тукталды. 2025 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме 5,6 трлн сумнан артып китте, узган елга карата үсеш 102,4% тәшкил итте. Республика стратегик инициативалар Агентлыгының инвестицион климат торышы милли рейтингында лидерлар рәтенә керә, ил субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында 1 нче урынны алды. 

Парламент җитәкчесе илебездә Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2026 елга бурычлар турында сөйләгәндә, милли активны 2036 елга кадәр РФ Дәүләт милли сәясәте Стратегиясе нигезләмәләрен тирәнтен анализларга өндәде.

Милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләрнең, Татарстан Халыклары дуслыгы йортының һәм Ассамблея Башкарма комитетының 2025 елдагы эш нәтиҗәләре турында төп доклад белән Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе урынбасары – Советның башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады. Ассамблея һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты, милли-мәдәни автономияләр актив катнашында Татарстан Республикасында гадәттәгечә югары дәрәҗәдә «Широкая Масленица» һәм «Нәүрүз», рус халык бәйрәме «Каравон», татар халык бәйрәме «Сабантуй», мариларның «Семык», удмуртларның «Гырон Быдтон», мордваларнң «Валда шиня» һәм «Балтай», чувашларның «Уяв» һәм «Учук», славян мәдәнияте бәйрәме «Иван Купала», керәшен «Питрау» бәйрәмнәре узды. Бу традицияләр һәм хәзерге заман синтезының ачык мисаллары, бу бәйрәмнәр республиканың гына түгел, тулаем илдә яшәүчеләрне берләштерә", - дип ассызыклады Ренат Вәлиуллин.

2025 елда Татарстан Республикасында Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре челтәренең эш нәтиҗәләре турында «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» җитәкчесе Тимур Кадыйров сөйләде.

Югары Ослан районыннан киңәйтелгән утырышта Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлек җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Диана Әхмәтшина катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев