Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Казан шәһәренең «Зилант» социаль пансионатында хәйрия концерты

Казан шәһәренең «Зилант» социаль пансионатында мәдәният волонтерлары концерты булды.

Концертта Шеланга авылыннан "Забавушки" иҗат коллективы,  Гөлназ Фәттахова (Вахит мәдәният йорты), Сәрия Ефимова (Яңа Юл авылы клубы),  Асия Файзулова (Бакча Сарай авылы клубы)  катнашты. Алар «Без сезгә шатлык бүләк итәбез» дигән концерт программасын тәкъдим иттеләр. Җәй аеның матур кояшлы көненә шатланып барлык яшәүчеләр һәм персонал пансионат янындагы урамда җыелды. Тамашачылар һәр концерт номерын  алкышлап каршы алдылар.

Мәхәббәт, тынычлык, гаилә багланышлары, тугрылык турында күңелле, дәртле җырлар яңгырады, дәртле биюләр, сәхнә әсәрләре күрсәттеләр.  Үзешчән артистларның  һәр чыгышын  тамашачылар  яратып кабул итте. Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды, проблемалар турында онытып  рәхәтләнеп ял итте.

Бәйрәм азагында алып баручылар тагын бер тапкыр өлкән яшьтәге кешеләргә- "һәрвакыт шундый ук сөйкемле, матур булып калырга, яшьлекне,  сәламәтлекне, тормыш оптимизмын югалтмаска һәм сакларга",-дип изге теләкләрен җиткерделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев