Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Казан әниләре” интернатта кунакта булдылар

«Казан әниләре» хәйрия фонды Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләрне Раштуа белән котлады.

Фондны Елена Горинова җитәкли. Интернатта яшәүчеләр олы йөрәкле җитәкчегә һәм хәйриячеләргә зур рәхмәтләрен белдерәләр.

"Алар социаль хезмәт алучыларны барлык бәйрәмнәр һәм туган көннәре белән котлыйлар, азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яракларын бүләк итәләр, - ди интернат директоры Тәнзилә Васильева. Безнең тәрбияләнүчеләр аларга яхшылыклары өчен чын күңелдән рәхмәтле. Хәйриячеләрнең социаль хезмәтләрне алучылар өчен аларны онытмаулары,  истә тотып котлаулары, һәрдаим килүләре бик мөһим. Өстәвенә, күпчелек өчен мондый үзенчәлекле Раштуа көннәрендә килүләре икеләтә шатлык. Хәйриячеләребезнең ярдәме үзләренә артып кире кайтсын!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев