Картаямыни соң йөрәк
Вахит мәдәният йортында “Картаямыни соң йөрәк?” исемле эчтәлекле кичә үткәрелде.
Ял итү кичәсен авыл мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова ачып, авылдашларын үткән Өлкәннәр көне һәм бүгенге Халыкара хатын-кыз бәхете көне белән котлады.
Аннары Гөлшат Мөхәммәтшинаның "Ике аккош" әсәре буенча куелган спектакльне тамашачылар игътибарына тәкъдим итте. Рольләрне Яңа Юл авылы клубы мөдире Сәрия Ефимова, Бакча-Сарай авылы клубы мөдире Асия Фәйзулова, Бакча-Сарай клубы каршындагы “Яшь йөрәкләр” берләшмәсе әгъзасы Эльмира Полякова һәм Вахит авылы мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова башкардылар.
Спектакльне сәхнәгә куйганнан соң, авыл халкы исеменнән Мәүлет Фәттахов катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм үзешчән сәнгать артистларына рәхмәт белдерде, эшләрендә уңышлар теләде.
Бәйрәм кичәсе бик күңелле үтте һәм чәй эчү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев