Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Карбызлы ыгы-зыгы

Укучыларның җәйге каникуллары дәвам итә. Мәдәният хезмәткәрләре бу чорда аларның буш вакытларын бизәргә тырышалар һәм алар өчен төрле чаралар оештыралар.

Ел саен 3 нче августта  гадәти булмаган бәйрәм - карбыз көне билгеләп үтелә. Бу көнне Татар Макылы авыл китапханәсе мөдире Мәдинә Хисамова, Макыл мәдәният йорты мөдире Ольга Родионова белән берлектә, балалар өчен карбыз көненә багышланган “Карбызлы ыгы-зыгы” программасы белән танып белү сәгате үткәрде.

Программаларны алып баручылар балаларга карбызның туган җире, кайда һәм ничек үсүе, нинди төргә керүе, нинди формада булуы турында сөйләделәр. Балалар шулай ук карбыз турында аз билгеле булган кызыклы фактлар белән таныштылар. Карбызның җиләк булуы ачыкланды. Бу балаларны бик гаҗәпләндерде. Балалар белән бергә карбызның ни өчен буйлы-буйлы булуын, бу зур җиләкнең  файдалы үзлекләрен, карбыздан нинди ризык, ашамлыклар  әзерләргә мөмкинлеген ачыкладылар. Чарада балалар рәхәтләнеп яшелчә һәм җиләк-җимеш турындагы табышмакларны чиштеләр, уеннарда уйнадылар, викторинада катнаштылар, анда тиз һәм җитезлектә генә түгел, командада эшли белү буенча да ярыштылар. Ә соңыннан балаларны сюрприз көтте - чын карбызны татып карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев