Каюм Насыйриның бөек мирасы
Кызыл Байракта Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган әдәби-мәгълүмати сәгать узды.
Чарада Каюм Насыйри тормышы белән таныштылар. Катнашучылар аның биографиясен һәм тормыш юлының кызыклы фактларын белделәр. Татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри фәннең күп тармакларына беренче юл салучы була. Ул музыка ярата һәм берничә инструментта уйнаган, рәсемнәр ясаган, сызымнарны пөхтә сызган, аның язуы да бик матур булган.
Чарада аның туганнары, гаиләсе турында сөйләштеләр. Мәсәлән, Каюм Насыйри бабасы Коръәнне кулдан күчереп язган, шул рәвешле ул Изге китапның 100 дән артык күчермәсен иҗат иткән. Әтисе һәм бабасы гарәп теле һәм гарәп теле синтаксисы буенча дәреслекләр эшләгәннәр.
Ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәвамында Каюм Насыйри нәфис әдәбият, фольклор, филология, этика, педагогика, математика, тарих, география, астрономия, игенчелек һәм фәннең башка тармаклары буенча кырыкка якын хезмәт бастырган. Каюм Насыйри чын галим, ул үз Ватанын, үз халкын бик нык яратты һәм аның үсеше өчен күп эшләр башкарган.
Каюм Насыйриның тугыз буыннан торган шәҗәрә төзегәнен һәм аның «әл-Болгари» ыругы исеменә тоташканын белеп, килүчеләр гаҗәпләнделәр.
Чарада катнашучылар Каюм Насыйриның "Мифтах әл-Коръән" дигән сүзлек төзегәнен дә белделәр, тәрҗемәдә ул "Коръән ачкычы"дигәнне аңлата. Ул беренче татар энциклопедиясен төзи. Каюм Насыйриның милләт үсешенә керткән зур өлеше - вакытлы матбугат булдыру. Ә тагын ул татар кухнясы турында иң кызыклы китапларның авторы.
Ул үз вакытын дөрес бүлә белгән һәм акыл хезмәтен физик хезмәт белән чиратлаштырган. Слесарь эшен үзе башкарган, механизмнар төзәткән, ювелир һөнәренә өйрәнгән. Үз китаплары өчен тышлыкларны үзе ясаган, моның өчен тышлык җайланмасы уйлап чыгарган.
Чара барышында аның "Тәрбия турында китап"ы белән таныштылар. Китапта үгет-нәсыйхәтләр, гыйбрәтле хикәяләр бар, ул яшьләргә әхлакый тәрбия бирүнең безнең заманда да актуаль булган күп кенә проблемаларын күтәрә. К.Насыйри китабында 113 үгет-нәсыйхәт бар. "Тәрбия китабында" пәйгамбәрләр, тәкъвалар, акыл ияләре һәм гади кешеләр катнаша. Ләкин бу китап дини трактат түгел, бәлки зирәк кагыйдәләр җыентыгы, үсеп килүче буынны тәрбияләү буенча педагогик җитәкчелек. Ул хәзер дә укучылар, ата-аналар, укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен өстәл китабы була ала. Әхлакый кыйммәтләр гомумкешелек характерында һәм шуңа күрә ул һәркем өчен универсаль. Бу хезмәтнең өстенлеге шунда ки, һәр гыйбрәтле хикәягә авторның үз шәрехләрен бирүе.
Соңыннан викторина үткәрелде, ул алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итте. Ә менә Каюм Насыйриның табышмаклар килүчеләрне баш ватарга мәҗбүр итте, ләкин алар барысына да бик ошады.
"Балачакта алган белемнәр ташка уелган орнамент кебек. Чыбык юка вакытта җиңелрәк бөгелә", - ди Каюм Насыйри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев