“Каенкай”да су фестивале узды
“Каенкай” балалар бакчасының тәрбияләнүчеләре өчен көтеп алынган «Диңгез сугышы» исемле чыныктыргыч чара узды.
Балаларга кунакка чын, ләкин бик яхшы күңелле Пират килде. Ул балаларны куркытмады, киресенчә, аларны балалар бакчасының тирәлегендә булган «диңгезләр» буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чакырды. Балалар «Су ташучы» һәм «Пират хәзинәләрен тап» конкурсларында катнаштылар. Хәзинә табылгач, Пират чын су фестивале оештырды. Балалар, су пистолетлары белән коралланып, су сугышы уены оештырдылар һәм мәйданчык балаларның яңгыравыклы көлүләре белән тулды.
Мондый чыныктыргыч чара нәниләргә уңай хисләр генә түгел, бәлки аларның иммунитетын ныгыта, көн буена күтәренке кәеф бүләк итә. Балалар суның сәламәтлек өчен файдалы гына түгел һәм аның бик күңелле мизгелләр бүләк итүен дә белделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев