“Каенкай”да спортны яратучылар үсә
8 августта Россиядә физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Әлеге көн ел саен үзгәрә, чөнки бу бәйрәм гадәттәгечә соңгы җәйге айның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә.
Бәйрәм алдыннан Югары Осланның «Каенкай» балалар бакчасының урта төркемененең тәрбиячесе Людмила Тимиряева балалар белән “Күңелле стартлар» үткәрде. Балалар чараны төрле күнегүләрдән башладылар, аннары «Тупны тапшыр», «Манараны җимер», «Йөгер һәм тимә» спорт уеннары үткәрделәр. Балалар барлык эстафеталарны да башкарырга тырыштылар.
Саф һавада мондый күңел ачулар балаларга җитезлек, тизлек, зирәклек үстерергә генә түгел, спортка мәхәббәт тә тәрбияли. Физкультурниклар көне - Россиянең күпчелек шәһәрләрендә уза торган массакүләм бәйрәм. Спорт чаралары ярдәмендә төрле яшьтәгеләр арасында пропагандалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев