Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

«Каенкай»да Россия көненә багышланган күңел ачу чарасы узды

Балалар бакчасының урта һәм өлкән төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр илебезнең тарихы һәм традицияләре белән таныштылар, аның символлары һәм байлыклары турында сөйләштеләр.

"Җырлы", "Әкиятле", "Серле", "Уенлы" тукталышларында  балалар Туган ил турында бик күп яңалыклар белделәр. Балалар флаг төсләренең нәрсә аңлатканын исләренә төшерделәр: ак - каен, зәңгәр – күк йөзе, кызыл - таң ату. Балалар тантаналы рәвештә ил гимнын тыңладылар, Россия символларын искә төшерделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, «Чишмә» һәм башка бик күп уеннар, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар таптылар.

Балаларга чара бик кызык һәм шатлыклы булды. Алар күңел ачудан бик күп тәэсирләр алдылар. Балалар барысы да үз Ватаннарын - Россияне беләләр һәм яраталар. Безнең илебез - бөек һәм куәтле, һәм һәр гражданин, хәтта кечкенә булса да, аның белән горурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев