Волжская новь

с. Верхний Услон

16+
Югары Ослан. Татарча

«Каенкай»да Идел көне үтте

Кеше кечкенәдән үк табигатьне танып белергә, аны яратырга, сакларга, акыллы файдаланырга, дөньяның һәлакәтле өлеше түгел, ә чыннан да иҗади өлеше булырга өйрәнергә тиеш. Табигать гаҗәеп могҗизалар белән тулы, һәм олыларга балаларны инде билгеле булган нәрсәләрдә яңалык эзләргә һәм табарга өйрәтергә кирәк.

Без Идел буенда урнашкан Югары Ослан авылында яшибез. Без барыбыз да балачактан ук Иделне яратабыз. Ләкин аның турында берни дә белмичә, елганы яратырга булмый. Шуңа күрә «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячеләре өлкән группа балалары белән «Идел көне» темасына танып-белү дәресе үткәрделәр. Ул 20 майда билгеләп үтелә торган шул ук исемдәге бәйрәмгә багышланды. Дәреснең максаты: Идел - Европадагы иң зур елга дигән төшенчә бирү, Россиянең үзәк су артериясе буларак Иделнең әһәмиятен күрсәтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Балалар белән яраткан елганың матурлыгы һәм бөеклеге, Иделнең тормышыбыздагы әһәмияте турында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев