“Каенкай”да яшь тикшеренүчеләр үсә
Балалар кышкы лабораториядә карның үзлекләрен өйрәнделәр.
Кыш - кар белән тәҗрибәләр үткәрү өчен менә дигән чор. Балалар өчен кар -ул гаҗәеп бәхет, соклану һәм ләззәт. Ул - кар ату уеннары, таудан чанада, чаңгыда шуу. Кар әле тәҗрибәләр үткәрү өчен бик яхшы табигый материал. Кар белән төрле тәҗрибәләр үткәрү - балалар әйләнә-тирә дөньяны танып белү өчен кулланыла торган гамәли эшчәнлек төре.
Балалар бакчасының кече төркемендә сабыйлар тәрбияче җитәкчелегендә яшь тикшеренүчеләр булдылар, алар эксперименталь эшчәнлектә катнаштылар. Балалар кар белән кызыклы тәҗрибәләр үткәрделәр: "Кар нинди төстә?", "Уч төбендә һәм савыт-сабада кар ничек тиз эри?", "Кар ничек буяла?", буяуның кар өеменә нинди тизлек белән үтеп керүен билгеләделәр.
Тәҗрибәләр барышында карның салкын, җылыда эрүен, салкында чәнечкеле, ә тагын аны, су кебек үк, буяп була икәнен белделәр. Балалар бу тәҗрибәләрдән канәгать калдылар һәм яңа кечкенә ачышлар көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев