«Каенкай»да һәр иртәне физик күнегүләрдән башлыйлар
Җәй - искиткеч матур вакыт. Бу чор балаларыбызга сәламәтрәк, көчлерәк, чыдамлырак булырга, иммунитетларын ныгытырга мөмкинлек бирә, чөнки җәй көне алар озак вакыт саф һавада булудан якты кичерешләр ала.
Балаларның сәламәтлеге иртәдән үк башлана. Саф һавада күңелле иртәнге гимнастика балаларны савыктыруда һәм тәрбияләүдә төп чара булып тора . Балаларда йокымсырау хәле юкка чыга, аларда күтәренкелек хисе туа, эмоциональ күтәрелеш башлана, хәрәкәт активлыгы көчәя, сәламәтлекләре ныгый, шулай ук гимнастика баланың музыкага эмоциональ ярдәмчеллеген тәрбияләргә ярдәм итә.
«Каенкай» балалар бакчасында җәй көне күңелле физик күнекмәләрдә уза. Җылы чорда балалар белән ачык һавада зарядка ясыйлар, димәк, чыныгалар, сәламәтлекләрен ныгытып, заман белән бергә атлыйлар.
Өлкән төркем балаларының көн саен иртән физик күнегүләр ясау ихтыяҗы көндәлек гадәткә әверелгән. Бу файдалы гадәт кешедә гомер буе сакланачак, ә музыка, саф һава, яхшы кәеф сәламәтлек белән тугры дуслар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев