«Каенкай»да балалар «ЭКО-мода 2026» бәйгесендә катнаштылар
Югары Осланның «Каенкай» балалар бакчасында урта һәм өлкән төркемнәр арасында «ЭКО-мода 2026» үтте. Ул ташландык материаллардан костюмнар дефиле конкурсы буларак узды.
Ата-аналар балалары белән бергә гаҗәеп иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, үз балалары өчен кулдан килгән чаралардан (чүп пакетлары, газеталар, бантлар, капчыклар һ.б.) искиткеч костюмнар ясадылар.
Балалар бакчасының яшь төркем модельләре бик тырышып үзләренең иҗади эшләрен - киемнәрен күрсәттеләр, ә тамашачылар модельнең һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршы алдылар.
Һәр катнашучыны грамота белән билгеләп үттеләр һәм татлы бүләкләр белән бүләкләделәр
Бәйгене оештыручылар катнашучыларга һәм аларның әти-әниләренә бу әкияти, онытылмаслык һәм якты тамаша өчен рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев