Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

«Каенкай» балалары мәчеләрне яраталар

Җәйге календарьда күп бәйрәмнәр һәм тематик көннәр бар. 8 августта Халыкара мәчеләр - тугры дуслар һәм яраткан хайваннар көне билгеләп үтелде.

Һәр балалар бакчасында рәсемле, пластмассадан, резинадан һәм йомшак мәчеләр яши. Һәм бу көнне балалар бик теләп билгеләп үтәләр. Мондый бәйрәмнәр балаларыбызга кече туганнарыбызны яратырга, алар турында кайгыртырга, хайваннарның гадәтләрен, тән төзелешен, аларның төрлелеген, мәчеләрнең нәрсәне яратуын белергә ярдәм итә. Мәчеләр белән сак уйнарга кирәклеген, чөнки аларның очлы тырнаклары җәрәхәтләргә мөмкин булуын искә төшерделәр.

Балалар бакчасы тәрбиячеләр балалар белән мәчеләргә багышланган тематик көн оештырдылар. Алар игътибарына ата-аналар белән берлектә төрле мәчеләр күргәзмәсе оештырдылар. Мәчеләр төрле материаллардан -тукымадан, пластмассадан ясалган иде. Балалар хәрәкәтчән уеннар өчен мәче сурәте төшерелгән битлекләр әзерләделәр.

Балалар өчен төрле уеннар оештырылды, алар рәсемнәр ясадылар,  иллюстрацияләр, яраткан хайваннары турында музыкаль мультфильмнар, рәсемнәр карадылар, мәчеләр турында җырлар тыңладылар, «мәче» дискотекасында күңел ачтылар. Әлеге чараны оештыручылар балаларның игелекле булып үсүләренә һәм йорт хайваннары турында кайгырта алуларына зур ышаныч белдерәләр.

Шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары өчен "Мәчеләр музее"оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев