“Каенкай” балалары көнне спорт уеннарына багышладылар
Бу көн балаларның шатлыклы көлүләре, дәрт һәм сәламәт көндәшлек рухы белән тулы иде.
Балалар зур энтузиазм белән төрле эстафеталарда катнаштылар: «Тупны дустыңа бир», «Кырыкаяк», «Пингвиннар». Уеннарда тупны тез арасына кысып финишка кадәр сикерергә һәм тупны кыршауга ыргытырга кирәк иде. Балалар вакытны күңелле генә уздырып калмадылар, мөһим күнекмәләрне дә ныгыттылар. Мондый чаралар хәрәкәтләрне координацияләүне, реакция тизлеген, төгәллекне һәм командада эшли белүне үстерүгә ярдәм итә.
Балалар бакчасында көне буена дуслык һәм ярдәм атмосферасы хөкем сөрде. Һәр бала үзен җиңүче итеп хис итте, чөнки төп бүләк - күтәренке кәеф, уртак эшчәнлектән шатлык иде.
Мондый көннәр балаларда спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт өчен ныклы нигез сала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев