Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

“Каенкай” балалар бакчасында Май чабу бәйрәме үтте

Бакчаның беренче төркем балалары Май чабу бәйрәмендә катнаштылар.

Май чабу - бик күңелле, шаян һәм тәмле бәйрәм. Ул - кышны күңелле итеп озату, якынлашып килүче җылыны, язгы кояшны шатланып көтү. Май чабу бәйрәмендә һәркемне күңел ачарга, шаярырга, коймак ашарга һәм кыш белән саубуллашырга тиеш. Башта балалар Май чабу символлары - коймак, кояш белән таныштылар. Әлеге бәйрәмнең атна буе дәвам итүен һәм һәр көннең үз исеме булуын белделәр, бәйрәм традицияләренә төшенделәр.

Аннары балалар күңел ачтылар: биеделәр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.

Ә ахырда нәниләрне яраткан әниләре пешергән тәмле коймаклар көтә иде . Бу искиткеч көн җылы һәм күңелле атмосферада узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев