“Каенкай” балалар бакчасында язны куркынычсыз үткәрү турында сөйләштеләр
Яз кояшлы һәм җылы көннәрдән шатлык китерә, әмма язгы кар һәм боз эрү кешеләргә куркыныч тудыра. Бигрәк тә балаларга һәм ата-аналарга саклык чаралары турында истә тоту мөһим, чөнки нәкъ менә яз көне бозлавык, боз сөңгеләре төшү, аннан йорт һәм төрле объектларның түбәләреннән кар төшү аркасында балаларның имгәнү куркынычы арта.
“Каенкай” балалар бакчасының тәрбияләнүчеләр белән: "Яз. Сак булыгыз, юка боз! Боз сөңгеләре!” дип аталган әңгәмә үткәрелде. Балалар “Яз куркынычы" презентациясен карадылар, юка бозның нинди булуын, бозда саклык чараларын, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, кар һәм боз сөңгеләре төшү куркынычын билгеләделәр. Дидактик уеннар уйнадылар: "Дөрес - дөрес түгел", "Күңелсезлекләрдән ничек качарга". Төп куркынычсызлык кагыйдәләрен беркеттеләр:
- кар һәм боз сөңгеләре төшү мөмкин булган биналарның түбәләренә якын килергә ярамый.
- юка боз өстенә чыгарга ярамый.
- сулыклар янында уйнарга ярамый .
Әлеге тема буенча эшләү балаларга язгы чорда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында гади белемнәрне үзләштерүгә, әлеге кагыйдәләрне үтәүгә аңлы мөнәсәбәт күнекмәләрен формалаштыруга, яз башында урамда куркыныч булачагын алдан күрү сәләтен үстерүгә ярдәм итә. Әңгәмә һәр балага аның сәламәтлеге һәм иминлеге нигезе буларак кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәү зарурлыгын җиткерергә мөмкинлек бирә.
Хөрмәтле ата-аналар, исегездә тотыгыз: язгы һава тиз үзгәрүчән һәм балаларыбызның иминлеге вакытында үткәрелә торган профилактика чараларына бәйле! Балаларның уен урыннарын контрольдә тотуны көчәйтү мөһим. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев