Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

«Каенкай» балалар бакчасында бөҗәкләр дөньясын өйрәнделәр

Мәктәпкәчә яшьтә балалар әйләнә-тирә дөньяны актив рәвештә өйрәнәләр. Яшь тикшеренүчеләрне үзләре тирәсендә барган бөтен әйберләр мавыктыра. Һәм, һичшиксез, аларны күп санлы бөҗәкләр патшалыгы да җәлеп итә.

Хезмәт сөючән бал кортлары һәм кырмыскалар, гамьсез очып йөрүче күбәләкләр, тиз сикерүче чикерткәләр һәм төсле камкалар балалар өчен бу җанлы табигатьнең зур дөньясы белән гармониядә яшәүче тулы бер кечкенә дөнья. Бәләкәй бөҗәкләрнең бу гаять зур дөньясын балаларга ачыкларга булышу – җәйге көн иң кулай вакыт.

Тере табигатьнең барлык вәкилләре арасында бөҗәкләр балалар тарафыннан күзәтү һәм өйрәнү өчен иң кулайларның берсе булып тора. Тәрбияче балаларга бөҗәкләрнең кешеләргә һәм үсемлекләргә нинди файда һәм зарар китерүе, бөҗәкләрне файдалыларга һәм зарарлыларга бүләргә ярамавы, бигрәк тә үзеңнең аларга карата кылган гамәлләреңдә шуңа таянып эш итәргә кирәклеге турында сөйләде.

Балалар К. Чуковскийның «Муха-Цокотуха» әкиятен тыңладылар һәм бармаклар уены «Үрмәкүч»не өйрәнделәр, «Аю һәм бал кортлары», «Черки тот» хәрәкәтчән уеннарын уйнадылар.

Тәрбиячеләр «Бөҗәкләр турында без нәрсә беләбез?» әңгәмәсе үткәрделәр. Балалар педагоглар белән бергәләп бөҗәкләр рәсемнәрен һәм иллюстрацияләрен карадылар, бал кортларының файдасы турында сөйләштеләр, "бал”ның кайдан килгәнен белделәр, бөҗәкләрне рәсемгә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр, балалар бакчасы клумбасында бөҗәкләрне һәм аларның үсемлекләр белән үзара бәйләнешен күзәттеләр.

Узган көн балаларда зур кызыксыну һәм күп тәэсирләр тудырды, бөҗәкләр, аларның файдасы һәм зыяны турында күзаллаулар формалаштырырга мөмкинлек бирде, иҗади сәләтләрен һәм эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итте. Балалар әлеге дәрестә табигатьтә барысының да үзара бәйләнгәнлеген һәм мавыктыргыч булуын аңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев