Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

“Каенкай” балалар бакчасында әтиләрне бәйрәм белән котладылар

19 октябрьдә Россиядә әтиләр көне билгеләп үтелә. Мөһим, игелекле һәм кирәкле бәйрәм әтиләрне хөрмәтли, югарыга күтәрә. Аларга балалар тормышында үрнәк булу мөһим.

Әтиләр көне алдыннан өлкән төркемендә тәрбияче үзенең тәрбияләнүчеләре белән "Минем әтием барысыннан да яхшырак" дигән тематик әңгәмә уздырды. Төркемдә  "Мин әтиемне яратам!" күргәзмәсе оештырылган иде. Аны иртәдән балалар чолгап алып, таныш йөзләрне эзләделәр. Фотокүргәзмәне күргәч, балалар соклану, шатлану, горурлану хисләре кичерделәр. Һәр бала үз әтисен күрсәтергә, аның яхшы яклары турында, әтиләре белән нинди уеннар уйнаулары, әтиләре аларны нәрсәгә өйрәтүләре турында сөйләргә тырышты. Балалар бер-берсен зур кызыксыну белән тыңладылар, ә көн дәвамында әтиләренең яраткан шөгыльләрен искә төшерделәр. Ә кичен балалар әтиләр белән очраштылар, бергәләп алар белән спорт һәм хәрәкәтчән уеннарда уйнадылар.

Яхшы әти булу - ир-ат тормышында иң җаваплы һәм кирәкле вазыйфа, улларына үрнәк, кызларына игелекле тылсымчы булу. Боларның барысын да мәхәббәт һәм сабырлык белән өйрәтергә, сөйләргә, якларга, аңлатырга һәм эшләргә - моны бары тик әтиләр генә булдыра ала.

Барлык әтиләрне бәйрәм белән котлыйбыз, алар белән горурланабыз һәм бары тик бәхет һәм сәламәтлек кенә телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев