Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

«Каенкай» балалар бакчасы халыкара акциягә кушылды

Патриотик тәрбия кысаларында Югары Осланның «Каенлык» балалар бакчасының әзерлек төркемендә «Сакчыларыбызга игелекле эш» акциясе узды. МХОда катнашучы хәрби хезмәткәрләргә, шул исәптән мобилизация буенча чакырылганнарга гуманитар ярдәм җыелды.

Тәрбияче Екатерина Зеленцова, тәрбияләнүче балалар һәм аларның ата-аналары солдатларга кирәкле азык-төлек, гигиена чаралары алып килделәр. Шулай ук балалар хәрбиләргә хатлар әзерләделәр. Алар сугышчыларга рәхмәт сүзләре һәм тизрәк өйләренә җиңү белән кайту теләкләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Якын арада гумманитар ярдәм МХО зонасына җибәреләчәк .

  • Без ышанабыз, безнең ярдәм һәм гади кеше игътибары, беренче чиратта, безнең хәрбиләргә мораль яктан һәм аларның сугышчан рухына ярдәм итәчәк диләр бертавыштан акциядә катнашучылар.

Чараны оештыручылар хәйрия гуманитар ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә, атап әйткәндә - Гурьева Снежана Владимировнага, Кукушкина Наталья Сергеевнага, Платончева Ольга Борисовнага, Гилан Вероника Петровнага, Таҗиев Радик Фирдүс улына олы рәхмәтләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев