Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

«Каенкай» балалар бакчасы чәчәк үсентеләре әзерлиләр

Бакчаларыбызны, ишегалларын, тирә юньне яшелләндерү - табигатькә якынаюның менә дигән ысулы. Шулай ук бергә җыелып, физик яктан эшләргә дә сәбәп, ә иң мөһиме, балалар бакчасын тагын да матуррак, ямьлерәк итү өчен менә дигән мөмкинлек.

Югары Осланның "Каенкай" балалар бакчасы төркеме балалары тәрбиячеләре  Екатерина Зеленцова белән бергә петуния чәчәкләре утырттылар. Тәрбияче балаларга чәчәк орлыкларын үсентегә утырту ысулы турында сөйләде һәм күрсәтте.

Балалар өлкәннәр белән бергә эшләүгә зур кызыксыну белән карыйлар. Педагог үз эшендә балаларның әйләнә-тирә дөньяга тумыштан килгән кызыксынуын ныгытырга омтыла.

Балалар бакчасында ел саен бәрхет, петуния кебек чәчәк үсентеләре үстерәләр. Моның өчен алдан ук орлыклар, җир, кар, эш кирәк-яраклары әзерлиләр. Инде орлыкларны әзер контейнерларга утыртканнар, түземсезлек белән нәтиҗәсен көтәләр. 

Балалар көн саен үсемлекләрне күзәтеп кенә калмыйча, йомшартып, су сибеп торалар. Көннәр җылытып, кояш җылысын бирә башлап, кырау куркынычы бетү белән, тәрбияләнүчеләр үсентеләрне чәчәк түтәлләренә утыртачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев