Югары Осланның «Каенкай» балалар бакчасында «юка боз» атналыгы узды
Өлкән һәм әзерлек төркемнәре балалары белән әлеге тематика буенча төрле чаралар үткәрелде. Атна ахырында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре практика элементлары белән «Сак булыгыз, юка боз» темасына әңгәмә уздырдылар.
2 нче номерлы зона эзләү-коткару отрядының 2 нче класслы коткаручысы А.Елисеев һәм "ТР Югары Ослан муниципаль районының гражданнарны яклау идарәсе" җитәкчесе О.Аблаева балалар белән әңгәмә барышында ел саен юка боз кешеләрнең үлеменә сәбәп булуын искәрттеләр. Үлүчеләр арасында еш кына туңган сулыклар янында ата-ана каравыннан башка йөрүче балалар була.
Юка бозда бәла-казалар булмасын өчен, көзге-кышкы һәм язгы чорда су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә кирәк. Бу хакта мәктәпкәчә яшьтәге балаларга А.Елисеев сөйләде. Балалар шулай ук “Сак булыгыз! Юка боз!" видеоролигын карадылар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре балаларны боз астына төшкән кешегә дә, коткару вакытында да, зыян күрүчене судан чыгарганнан соң да ярдәм күрсәтү кагыйдәләре белән таныштырды.
Чара азагында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре балаларга имин каникуллар теләделәр, буклетлар тараттылар һәм кирәкле телефон номерларын искә төшерделәр - «01», «101», «112».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев