Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланның “Каенкай” балалар бакчасына кунакка дүрт махсус хәрби операциядә катнашучы килде

Бөек Җиңү көне алдыннан “Каенкай” балалар бакчасында патриотик чара узды.

Чарада балалар һәм тәрбиячеләрдән башка , вакытлыча ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби комиссар Рәшит Фәсхетдинов, Әфганстандагы сугыш инвалидлары һәм ветераннары берлегенең Югары Ослан территориаль бүлеге рәисе Сергей Плеханов, Әфган сугышы ветераны Геннадий Трошин, район мәдәният йорты каршындагы “Мәдәниятләр диалогы” ( “Диалог культур”) музеена нигез салучы Анжелика Решетова да катнаштылар.

Кунакларны каршы алып  бакчаның өлкән төркем балалары  аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, исәнлек һәм нык рухлы булуларын теләделәр.

Балалар алдында хәрби комиссар Рәшит Фәсхетдинов һәм Сергей Плеханов чыгыш ясадылар, хәрби операцияне үткәрү илгә үз чикләрен, үз бәйсезлеген һәм иминлеген якларга мөмкинлек бирүен билгеләп үттеләр. Алар Алексейга, Александрга, Николайга һәм Эльска үз теләкләре белән хезмәт  иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр , аларга үзләрен сакларга, намус белән хезмәт итәргә һәм җиңү яулап исән-сау  өйләренә кайтуны теләделәр.

Балаларда Анжелика Решетованың чыгышы бик кызыксыну уятты, ул музейда махсус хәрби операция һәм анда катнашкан Югары Осланлылар өчен аерым урын булдырылганын, аерым игътибар батырларча һәлак булганнарга күрсәтелгәнен сөйләде. Ул шулай ук балаларга солдат көнкүреш әйберләрен күрсәтте, балалар танкист шлемын, бронежилет һәм каска киеп карадылар.

Өлкән төркем балалары  концерт номерлары белән чыгыш ясап,- сугыш башлану күренешләрен күрсәттеләр, кызлар легендар “Катюша” җырына биеделәр, малайлар “Три танкиста” җырын башкардылар.

Балалар һәм аларның тәрбиячеләре бүгенге көн белән үрелеп барган шигырьләр сөйләделәр. Концерт ахырында балалар бакчасы хезмәткәрләре  махсус хәрби операциядә катнашучыларга  олы рәхмәтләрен белдереп исән-сау кайтуларын теләделәр. Бу иң дулкынландыргыч мизгел булды, чөнки ир-ат солдатлар – алар авылдашлар гына түгел, ә тәрбияләнүчеләрнең этиләре һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренең тормыш иптәшләре. Шуңа күрә дә изге теләкләр күз яшьләре белән дулкынланып әйтелде.

Ә балаларның әтиләреннән аерыласы килми, алар әле әтиләренең ник каядыр китүләрен, ә әниләренең  борчылып елауларын аңламыйлар.

Һәм бу сабыйларның сугышның нәрсә икәнен  беркайчан да белмәсләр, ә аларның якыннары исән-сау  өйләренә кайтырлар дип өметләнәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев