Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланлылар профсоюз хезмәткәрләренең туристик слеты призерлары

Команда составына авыл җирлекләренең беренчел профсоюз оешмалары вәкилләре керде.

Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорткомплексында «Безнең илебез-мин, син, ул " дип аталган туристик слет узды, ул Россия Федерациясе дәүләт оешмалары һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы буенча профсоюз оешмалары әгъзаләрен җыйды. Югары Ослан районыннан слетта Павел Карпухин, Дмитрий Плохов һәм Алена Лазарева катнашты.

Район порталы хәбәр итүенчә чара бай программалы булды һәм күңелле үтте. Безнең катнашучылар Әлки районы вәкилләре белән берләшеп, ярышларның берничә этабын үттеләр. Туристик маршрут үз эченә: палатканы җыю/урнаштыру, кыяга менү, велосипедта фигуралы йөрү, баскетбол һәм башка төр күнегүләр алган. Шулай ук балык тотуда, формула-1 да катнашырга туры килде.

-Һава торышы яхшы иде, без бик күп уңай эмоцияләр алдык-дип үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар алар.

Гомумкоманда зачетында Югары Осланлылар Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең 24 командасы арасында өченче урынны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев