Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары осланлылар мобилизацияләнгән якташларына актив ярдәм итүләрен дәвам итәләр

Район халкы, бердәм булып, дәррәү кубып, мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм күрсәтә

Бакча Сарай авылында «Ярдәм» пункты оештырылды. - Авыл клубы бинасында, җирле халыкның күпсанлы соравы буенча, без хәрби хезмәткәрләребез өчен ярдәм итү пунктын оештырдык. Авыл халкы солдатларыбызга җылы джемперлар, оекбашлар, шәхси гигиена чаралары, консервалар  һәм башка кирәк-яраклар китерәләр, - ди клуб мөдире Асия Фәйзулова.

Матюшино мәктәбендә «Солдатка посылка» акциясе уза. Мәктәпнең тегү цехында махсус хәрби операциясендә катнашучылар өчен эчке кием тегү буенча эш кайный. Бу акциядә укучылар, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре катнаша. Өлкән сыйныф укучылары Саша Филиппова, Вилада Токарева, Руслан Зарипов һәм Никита Анисимов элгеләр буенча бик тырышып эшләнмәләр кисәләр. Укучыларны тегүгә өйрәтүче  мастер Ольга Аблаева җитәкчелегендә мәктәпне тәмамлаучы хәзерге студент Зарина Гадельшина, мәктәп хезмәткәрләре Юлия Швецова һәм Рузалия Юзаева тегү эшләрен башкаралар. Барлык укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре акцияне оештыруда зур ярдәм күрсәтәләр.

Яңа Болгарда блиндаж шәмнәр ясый башладылар. Картон, парафин һәм гадәти калай банкалар бүгенге көндә авылда бик кирәкле әйберләр булып санала. «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен»  дигән чакыру белән битараф булмаган халык шәм ясауга кереште. Акцияне оештыручы авыл клубы мөдире Айгөл Нуриева шәмнең ничек кулланылачагы, аны ничек ясаулары турында сөйләп күрсәтте. - Бу шәмнәрне ясау бер дә катлаулы түгел. Моның өчен теләсә нинди консерва банкасына алдан спираль рәвешендә төрелгән күзәнәкле катыргы тасмасын куярга кирәк. Аннары уртага шулай ук катыргыдан әзерләнгән тар тасма һәм үзәккә бау урнаштырыла да банкаларга балавыз тутырыла, - ди Нуриева.

Вахит авыл җирлегендә яшәүчеләр бертавыштан "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" дигән акциягә кушылды. Авыл халкы җылы кием, азык-төлек, консервалар, медикаментлардан тыш,  Мәүлет Фәттахов инициативасы буенча беренче кирәк-яраклар сатып алу өчен акча да җыйдылар.

Макыл авылы халкы да бик тырышып солдатларга посылкалар җыя. Бүгенге көндә гигиена чаралары, кием-салым, кирәкле әйберләр белән тартмалары тулып тора.

«Салихҗан» мәчетендә дә ярдәм җыюга актив кушылдылар. Бүгенге көндә район мөселманнары алтмыш биш мең сумнан артык акча җыйдылар. Мәчет хезмәткәрләре шул акчаларга солдатлар өчен беренчел кирәк-яраклар алып җибәрделәр.

Район укучылары да читтә калмады. Балалар яклаучыларыбызга исән-сау җиңү белән тиздән өйләренә кайтуларын теләп, бик күп җылы хатлар яздылар.

Ватанны саклауга киткән ир-атларга район халкы уңышлар тели, батырлыклары өчен рәхмәтләрен белдерә. -Без, сугышчыларыбыз ышанычлы тылны, туган йортларының җылысын, якташларыбызның рәхмәтен тоеп торсыннар өчен, барысын да эшлиячәкбез, - диләр алар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаһның рәхмәте яусын барчагызга да. Солдатларыбызны Ходай Тәгалә рәхмәтеннән, ярдәменнән ташламасын.

    Теги: «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» помощь мобилизованным