Югары Осланлылар «Изге Болгар җыены-2026» катнашты
17 нче майда Болгарда «Изге Болгар җыены-2026” узды. Анда ТР Хөкүмәте вәкилләре, башка төбәкләрдән килгән делегатлар, Россия һәм чит ил мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, ислам дөньясыннан мөселман җәмгыятьләре делегатлары, XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында, «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыенында катнашучылар җыелды.
Югары Ослан районыннан әлеге тантанада район башлыгы Евгений Варакин җитәкчелегендә делегация катнашты.

Чара күмәк Тәүбә догасы укудан башланды. Әлеге гыйбадәт – халыкның бердәм рәвештә гөнаһларына үкенеп, Аллаһы Тәгаләдән илгә тынычлык һәм иминлек сорый торган уртак дога-гыйбадәте.

Аннары «Изге Болгар җыены»н ачу тантанасында җыенда катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россиянең Баш мөфтие, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Мәскәү шәһәре Үзәк регионы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Альбир хәзрәт Крганов, АЧР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аиров, Беларусь Республикасында мөселман дини җәмгыяте идарәсе рәисе Абү-бәкер хәзрәт Шабанович тәбрикләде.

Җыенның көтеп алынган мизгеле 12:00дә Болгарның тарихи Хан мәчете территориясендә җәмәгать белән укылган өйлә намазы булды. Намаздан соң мөселманнар ата-бабалар рухына дога кылдылар - дин һәм Ватан өчен җаннарын биргән әби-бабаларыбызны искә алып, шулай ук мөселман өммәтенә һәм бөтен Россиягә иминлек сорадылар. Шуның белән «Изге Болгар җыены»ның рухи өлеше тәмамланды, ә чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.

9.00 дән 12.00 гә кадәр тарихи Хан мәчете территориясендә күп төрле интерактив тематик мәйданчыклар эшләде. Шулай ук биредә ислам һәм болгарларда ислам үсеше тарихы турында вәгазьләр һәм лекцияләр узды. Яулыклар һәм чалма бәйләү буенча мастер-класслар һәм намаз уку дәресләре үтте.

Изге җыенда катнашучы Югары Осланлылар әлеге тантанада катнашу мөмкинлеге биргән район Башлыгы Евгений Варакинга, район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншинга, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшинага олы рәхмәтләрен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев