Югары Осланда машина йөртү осталыгы конкурсы «Автобабай» узачак
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда машина йөртү осталыгы конкурсы «Автобабай» узачак

29 августта Югары Ослан Дәүләт автоинспекциясе “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ белән берлектә ел саен уздырыла торган “Автобабай-2024” республика конкурсының муниципаль этабын уздырачак.

Катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча теоретик имтихан бирергә һәм практик бирем – машинаны фигуралы йөртүне үтәргә кирәк булачак. Конкурста катнашу өчен 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар чакырыла. Гаризалар 28 августка кадәр түбәндәге телефон номеры буенча кабул ителә: +7 917 224-31-51 (Кристина Владимировна).

Конкурста катнашучыларны һәм җиңүчеләрне истәлекле һәм файдалы бүләкләр, шулай ук конкурсның республика этабында катнашу көтә.

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Нет комментариев